2018 елда объектлар төзелешенә бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын оптимальләштерергә мөмкинлек бирүче 36 меңнән артык смета нормалары актуальләштерелде.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2019 елга кагыйдәләр җыентыкларын эшләү һәм раслау һәм элек расланган төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрен, кагыйдәләр җыентыкларын актуальләштерү Планын раслады.
2018 елның 5 декабренда чыккан 789/пр номерлы Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы белән бер фатирлы һәм блоклы торак йортларда, шулай ук ягулык сыйфатында табигый газ кулланыла торган торак йортларда газ куллану системаларын (эчке газ куллану челтәрләрен) проектлаштыруның кагыйдәләре расланды.
Хөрмәтле заказ бирүчеләр! «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») югары квалификацияле кадрлар әзерләүне үткәрә һәм 2019 елда укуларны оештыру буенча үзара файдалы хезмәттәшлек шартларын тәкъдим итә. Белем бирү үзәге ай саен актуаль темалар буенча белем бирү чараларын үткәрә һәм барлык теләүчеләрне анда катнашырга чакыра!
Дәүләт экспертизасын үткәрү өчен тапшырыла торган электрон документлар форматына таләпләр 2017 елның 12 маенда чыккан 783/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән билгеләнгән, ул гамәлгә 2017 елның 26 сентябреннан кергән.
ӨБС һәм 44-ФЗ буенча мөһим мәгълүмат.
Кадерле укучыларыбыз! Сезгә «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының яңа чыгарылышы (2018 елның 4 кварталы) турында хәбәр итәбез.
2018 елның 19 декабренда чыккан 822/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы гамәлгә керде, ул 2019 елның I кварталына РФ субъектлары буенча торак урынның гомуми мәйданы буенча 1 кв. м уртача базар бәясе күрсәткечләрен билгели.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2019 елның I яртыеллыгына РФ буенча торак урынның гомуми мәйданы буенча 1 кв. м бәясе нормативын 43 374 (кырык өч мең өч йөз җитмеш дүрт) сум күләмендә раслады.
2019 елның 8 гыйнварыннан ил буенча торак урынның гомуми мәйданы буенча 1 кв. м бәясе һәм Федерация субъектлары буенча торакның гомуми мәйданы буенча 1 кв. м уртача базар бәясе нормативын билгеләүнең яңа методикасы раслануы турында 2018 елның 17 декабренда чыккан 816/пр номерлы Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы гамәлгә керде. Әлеге күрсәткечләр гражданнарга социаль түләүләр биргәндә кулланыла.