Казан шәһәренең «Яңа ритм» ТК һәм Арча шәһәрендә яңа торак йортлар экспертизаны үтте.
ТР Дәүләт экспертизасы экспертиза һәм шәһәр төзелеше законнарының актуаль мәсьәләләре буенча укуларны һәм төзелештә яңа кирәкле сметчик һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр өчен онлайн мәктәпне үтәргә чакыра.
Кадерле хезмәттәшләр! Бүген, 15 майда, дөньяда матур һәм мөһим бәйрәм – Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Сезне һәм гаиләләрегезне әлеге искиткеч вакыйга белән чын күңелдән котлыйм!
2020 елның апрелендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасы Әлки районының Базарлы Матак авылында яңа күп фатирлы йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Объектлар иминлек һәм ышанычлылык таләпләренә, шулай ук инвалидларның һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре (өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар, балалары һәм балалар коляскалары булган кешеләр һ.б.) өчен уңайлык таләпләренә туры килә.
ТАССРның 100 еллыгы: экспертиза юлы.
Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! 2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Карары белән расланган проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү турындагы Нигезләмәнең 39 п. таләпләре нигезендә, 2020 елның 17 гыйнварыннан «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе бары тик электрон формада гына бирелә.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2020 елның апрелендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 50, 120, 140, 220, 260, 340 урынлык яңа заманча балалар бакчалары төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Барлык объектлар да иминлек һәм ышанычлылык таләпләренә туры килә. Объектларны финанслау Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджеты акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә балалар бакчаларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча проект һәм смета документларына экспертиза үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 2020 елның апрелендә проект документларының куркынычсызлык һәм ышанычлылык таләпләренә туры килүе, шулай ук смета бәясенең туры килүе турында 39 уңай бәяләмә бирелгән.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның 7 маенда чыккан 17329-ИФ/09 номерлы һәм 17354-ИФ/09 номерлы хатлары белән, 2020 елның II кварталында төзелеш смета бәясенең үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары күләме турында хәбәр итте.
Хөрмәтле җиңүчеләр, ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, һәлак булганнарның тол хатыннары, сугыш чоры балалары! Кадерле хезмәттәшләр! «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм шәхсән үз исемемнән Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!