Төзүчеләр «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дәүләти булмаган экспертизаны Яр Чаллы һәм Әлки районында сайлыйлар

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

2020 елның апрелендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасы Әлки районының Базарлы Матак авылында яңа күп фатирлы йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Объектлар иминлек һәм ышанычлылык таләпләренә, шулай ук инвалидларның һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре (өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар, балалары һәм балалар коляскалары булган кешеләр һ.б.) өчен уңайлык таләпләренә туры килә.

ТР, Әлки районы, Базарлы Матак авылының торак йорты

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 800 кв. м мәйдан тирәсе, 3 катлы, 12 фатирлы йорт проектын карап үтте, ул Базарлы Матак авылының Филиппов урамы, 2 нче йорт адресы буенча төзеләчәк.

Яр Чаллы шәһәренең 9/24 күп катлы торак йорты

Яр Чаллы шәһәрендә 18 катлы торак йорт төзелеше проекты «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсен алды. Йорт 12 500 кв. м мәйданлы, техник подвал катлы, бер подъездлы.

RA.RU.610844 номерлы проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләти булмаган экспертизаны үткәрү хокукына аккредитация турында таныклык, 0000847 номерлы аккредитация буенча Федераль хезмәт бланкының исәп номеры

Хезмәт күрсәтелүнең индивидуаль шартлары буенча консультацияне «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ техник хезмәт башлыгының урынбасары Гүзәл Рифат кызы Ногманова, +7 (843) 272-56-84 (өст. 230) телефоны, e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru почтасы буенча алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International