«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2020 елның апрелендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 50, 120, 140, 220, 260, 340 урынлык яңа заманча балалар бакчалары төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Барлык объектлар да иминлек һәм ышанычлылык таләпләренә туры килә. Объектларны финанслау Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджеты акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.
Саба районы Илебәр авылында 50 урынлык балалар бакчасы
1450 кв. м мәйданлы подвал техник кат белән бер катлы бина үз эченә киенү, төркем, йокы, бәдрәф һәм буфет бүлмәләрен, музыка һәм физкультура дәресләре залын ала.
Иске Аракчино бистәсендә 120 урынлык балалар бакчасы
Бинаның мәйданы 3000 кв. м чамасы, бина өч катлы (техник катны да кертеп). Территориядә алты балалар мәйданчыгы һәм бер гомуми физкультура мәйданчыгы урнашкан.
Питрәч авылында һәм Тукай районы Әҗмәкәй авылында 140 урынлык ике балалар бакчасы
Ике бина да өч катлы (техник катны кертеп), мәйданы якынча 3000 кв.м. Шулай ук проект белән блок-модульле котельный төзелеше, юлларны, җәяүлеләр юлларын, 6 төркем мәйданчыгын, физкультура мәйданчыгын оештыру белән территорияне төзекләндерү, яшелләндерү каралган, явым-төшемнән саклау өчен элмәле коляскалар һәм чаналар өчен урын бүлеп бирелгән, хуҗалык мәйданчыклары каралган.
Казанда, Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә һәм Питрәч районы Яңа Шигали авылында 220 урынлык алты балалар бакчасы
Яшел Үзән шәһәре «Кызыл металлист» торак комплексында, Казан шәһәре «Идел киңлекләре» торак комплексында һәм «Җиденче күк» торак комплексында, Яр Чаллы шәһәре «Замелекесье» торак районының 22 мкр. һәм 25 мкр., Питрәч муниципаль районы «Царево Усадьбасы» торак комплексында 3500 кв. м мәйданлы алты балалар бакчасын төзү планлаштырыла. Биналар 3 катлы (техник катны да кертеп).
Казанда, Түбән Камада һәм Лаеш районы Усад авылында 260 урынлык биш балалар бакчасы
Балалар учреждениеләре Лаеш районы Усад авылының «Көньяк парк» торак комплексында, Түбән Каманың 29 һәм 35А мкр. һәм Казанда «Салават Күпере» ТК төзеләчәк. Барлык биналар 3 катлы (техник катны да кертеп), мәйданы 4000 кв. м артмый.
Казанда «Көнбатыш Заречье» ТК һәм «Светлая долина» ТК һәм Залесный бистәсендә «Залесный сити» ТК 340 урынлык өч балалар бакчасы
Биналарның мәйданы 5000 кв. м артык, катларның саны – 3 (техник катны да кертеп). Балалар мәйданчыкларының гомуми саны – 18, алар санында кече яшьтәге балалар төркемнәре өчен мәйданчыклар, кече төркем балалары өчен мәйданчыклар, урта төркем балалары өчен мәйданчыклар, өлкән төркем балалары өчен бер мәйданчык, мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары өчен мәйданчык, катнаш юнәлешле балалар өчен мәйданчыклар.
Барлык балалар бакчаларында да инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре (өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар, балалары һәм балалар коляскалары булган кешеләр һ.б.) өчен уңайлы шартлар тудырылган.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.