Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр!
2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Карары белән расланган проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү турындагы Нигезләмәнең 39 п. таләпләре нигезендә, 2020 елның 17 гыйнварыннан «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе бары тик электрон формада гына бирелә.
2018 елның 8 июнендә чыккан 341/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасы бәяләмәсенең составы, эчтәлеге һәм рәсмиләштерү тәртибенә карата Таләпләрнең 6 пункты нигезендә электрон документ рәвешендә әзерләнгән экспертиза бәяләмәсенең тексты һәм капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрына кертелгәндә бирелгән экспертиза бәяләмәсенең номеры xml форматында электрон документ формалаштыру юлы белән берләшә.
Хml-форматта файлларны ачу буенча инструкция
Хml форматы белән эшләү вакытында кыенлыклар туганда сез «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ техник ярдәме артыннан + 7 (843) 207-06-04 (өст. 2) номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.