Казан шәһәренең «Яңа ритм» ТК һәм Арча шәһәрендә яңа торак йортлар экспертизаны үтте

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Экспертизаны «Яңа ритм» торак комплексының күп катлы торак йорты үтте, аны төзү Казан шәһәренең Патрис Лумумба урамы буенча планлаштырыла. Проектлана торган үзгәреш катлы күпфатирлы торак йорт – 10-17 катлы, подваллы, җылы техник чарлаклы, 7 секцияле, 1 катта торак булмаган иҗтимагый биналар белән. Төзелеш проекты «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсен алды.

Арча шәһәрендәге ике күп фатирлы йорт уңай экспертиза бәяләмәсен алды. 3 мең кв. м тирәсе мәйданлы яңа биналар М. Горький ур., 46 һәм Б. Урманче ур., 10 адресы буенча төзеләчәк. Торак йортлар – 5 катлы, 2-керү юллы. Йортларда 45 фатир каралган, шул исәптән бер бүлмәлеләр – 15, ике бүлмәлеләр – 25, өч бүлмәлеләр – 5.

Барлык күп фатирлы йортларда да инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре (өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар, балалары һәм балалар коляскалары булган кешеләр һ.б.) өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International