Алексеевск штб «Район Мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесенең гамәлдәге бинасын реконструкцияләү проекты «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсен алды. Объектның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, объектның террорчылыкка каршы якланганлыгы таләпләренә, проектлаштыру биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектын реконструкцияләүнең смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
Россия төзелеш министрлыгының рәсми сайтында проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәрү һәм капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау буенча смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү өчен локаль смета хисапларын тапшыру форматының XML-схемасы урнаштырылган.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Мамадыш шәһ. һәм Байлар Сабасы штб мәгариф объектлары буенча уңай бәяләмәләр бирде. Каралып үтелгән төзелеш объектлары проектлаштыру биременең, техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеш буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
2020 елның 20 октябрендә Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан смета нормаларына карата үзгәрешләр кертелде.
Балалар иҗаты үзәген һәм коворкинг-үзәкне реконструкцияләү проекты «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсен алды.
2020 елның 8 октябрендә чыккан 1631 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары белән санэпиднадзор өлкәсендә 111 норматив хокукый акт юкка чыгарылды.
Карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Казан ш., Черноморская ур. адресы буенча яшьләр үзәге төзелеше» капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документларының проектлаштыру биременең таләпләренә, техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗә ясадылар. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
Төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Тауиле т.п. янында азык-төлекне әзерләү бүлеге белән ашлыкны саклау һәм эшкәртү буенча комплекс» объектының тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗә ясадылар. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектын төзү буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһәрендә «Салават Күпере» торак комплексында яңа күп катлы йортлар төзүгә карата уңай бәяләмәләр бирде. Экспертизаны өч торак йорт үтте. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Объектлар төзелешенең смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
«РФ цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында илнең 48 төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында яшәүчеләр, якындагы айларда квалификацияләрен күтәрә һәм хезмәт күнекмәләре арсеналын киңәйтә ала.