Алексеевск штб «Район Мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесенең гамәлдәге бинасын реконструкцияләү проекты «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсен алды. Объектның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, объектның террорчылыкка каршы якланганлыгы таләпләренә, проектлаштыру биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектын реконструкцияләүнең смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
Проект белән түбәндәге адрес буенча урнашкан район Мәдәният йортының гамәлдәге бинасын реконструкцияләү каралган: Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, Алексеевск штб, Совет мәйданы, 1А. Бинаның гомуми мәйданы - якынча 3 мең кв. м.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма