Казанда «Салават Күпере» торак комплексында яңа торак йортлар төзеләчәк

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһәрендә «Салават Күпере» торак комплексында яңа күп катлы йортлар төзүгә карата уңай бәяләмәләр бирде. Экспертизаны өч торак йорт үтте. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Объектлар төзелешенең смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

72 фатирлы торак йорт

102 фатирлы торак йорт

108 фатирлы торак йорт

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International