РФ гражданнары цифрлы икътисад буенча бушлай белем ала алачаклар

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

«РФ цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында илнең 48 төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында яшәүчеләр, якындагы айларда квалификацияләрен күтәрә һәм хезмәт күнекмәләре арсеналын киңәйтә ала.

Проект цифрлы икътисадның 22 юнәлеше буенча компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Катнашучы үсешнең бирелгән максатлары нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәрне исәпкә алып яки юнәлешне мөстәкыйль рәвештә сайларга мөмкин. Белем алу дистанцион форматта үтә һәм тулысынча бушлай булып тора. Курсларның озынлыгы – 72 сәгатькә кадәр.

Белем алу өчен заявканы цифровойсертификат.рф сайтында калдырырга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат: 8 800 505 20 35, certificate@2035.university.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International