«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Ирек Әнвәр улын Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасына билгеләп куелуы белән котлый.
2020 елның 12 ноябрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Төзелештәге шәһәр төзелеше эшчәнлегендә һәм бәя куюда законнарындагы яңалыклар. Төзелештә проект документларына дәүләт экспертизасын үткәрүнең, смета бәясенең дөреслеген һәм смета нормалаштыруның актуаль сораулары. Төзелеш смета бәясен билгеләү ысуллары» дигән темага ел саен үткәрелә торган семинар оештыра.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның IV кварталында төзелеш буенча смета бәясенең тәкъдим ителә торган үзгәреш индекслары, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, проект һәм эзләнү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары күләме турында хәбәр итә.
2020 елның 1 ноябреннән төзелеш өлкәсендә яңа документлар гамәлгә керде.
Россия ГТХМ «Янгынга каршы саклау системалары. Эчке янгынга каршы суүткәргеч. Проектлаштыру нормалары һәм кагыйдәләре» 10.13130 КҖ кагыйдәләре җыелмасын раслау турында» 2020 елның 27 июлендә чыккан 559 номерлы боерык чыгарды.
2020 елның 4 августында чыккан 421/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган Россия Федерациясе территориясендә капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, сүтү, мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкярләрне) саклап калу буенча эшләрнең смета бәясен билгеләү Методикасын (алга таба – Методика) кабул итү яктылыгында төзелеш материалларының һәм җиһазларының бәяләренә конъюнктур анализ зур әһәмияткә ия. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ киңәшчесе Любовь Алексей кызы Кәримова аерым материалларга, эшләнмәләргә, конструкцияләргә һәм җиһазларга карата бәяләрнең агымдагы дәрәҗәсендә яңа форма буенча смета бәяләренә конъюнктур анализны ничек үткәрү турында сөйлиячәк.
10 ноябрьдән 2020 елның 19 июнендә чыккан 332/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган капиталь төзелеш объектлары төзелеше бәясенең җыелма смета исәп-хисапына кертелә торган вакытлыча биналар һәм корылмалар төзелешенә карата киткән чыгымнарны билгеләү Методикасы гамәлгә керә.
Сметаларны төзү нечкәлекләре турында проект һәм (яки) башка техник документларда каралган эшләр буенча җитештерү шартларын исәпкә алу һәм смета документларында куллану өчен коэффициентларны куллану өлешендә (2020 елның 4 августында чыккан 421/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы) «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелештә бәя кую буенча региональ үзәк җитәкчесе Татьяна Геннадий кызы Антонова сөйли.
«Әлеге статья белән без сайтыбызда һәм «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналыбызда яңа сәхифә ачабыз, анда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендәге аттестацияләнгән белгечләре даими рәвештә төзелеш буенча смета бәясен билгеләүнең яңа методикасы нигезләмәләрен аңлатачаклар», - «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов хәбәр итә.
Төзелеш министрлыгы авторлык күзәтчелегенең кайчан һәм аңа карата чыгымнарны ничек исәпкә алырга кирәклеген аңлатты.