«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Ирек Әнвәр улы Фәйзуллинны Россиянең төзелеш министрлыгы башлыгы вазыйфасына билгеләнүе белән котлый

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Ирек Әнвәр улын Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасына билгеләп куелуы белән котлый.

Аны Россиянең төзелеш министрлыгы башлыгы вазыйфасына билгеләү турындагы Указга Россия Президенты 2020 елның 10 ноябрендә кул куйды. Моңа кадәр Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазыйфасын башкарган иде.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов: «Хөрмәтле Ирек Әнвәр улы, чын күңелдән Сезне «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән котлыйм һәм яңа югары һәм җаваплы вазыйфада уңышлар телим. Сезнең казанышларыгыз лаеклы бәяләнде. Һәм хәзер Сезнең Россиянең төзелеш министрлыгын җитәкләвегез - ул тормыш закончалыгы. Сез һәрвакыт иң катлаулы эш участокларында булдыгыз, барлык масштаблы проектлар Сезнең җитәкчелек астында уңышлы итеп гамәлгә ашырылды. Мин Сезне югары һөнәри осталыгыгыз, максатчанлыгыгыз, куелган мәсьәләләрне хәл итүдә стратегик күзаллавыгыз, заман чакырулары алдында нык тора белә алуыгыз һәм кешеләргә игелекле мөнәсәбәтегез өчен хөрмәт итәм. Без Сезнең белән берничә ел дәвамында, Сез Татарстанда профильле министрлыкны җитәкләгәндә, уңышлы хезмәттәшлек иттек. Һәм мин киләчәктә дә бергә хезмәттәшлек итә алуыбызга, һәм республика Дәүләт экспертизасы төзелеш тармагында дәүләт сәясәтен, милли проектларны һәм программаларны тормышка ашыруда ышанычлы ярдәмче булыр дип ышынам. Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш көче, оптимизм, иминлек һәм уңышлар телим! Йортыгызда үзара аңлашучанлык, тынычлык һәм уңайлылык, бер-берегезгә карата игелек һәм кайгырту хисләре хөкем сөрсен. Ә эшегездә һәрвакыт уңышлар һәм якты җиңүләр шатлыгы юлдаш булсын!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International