Любовь Алексей кызы Кәримова: яңа кагыйдәләр буенча смета бәяләренә конъюнктур анализ

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

2020 елның 4 августында чыккан 421/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган Россия Федерациясе территориясендә капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, сүтү, мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкярләрне) саклап калу буенча эшләрнең смета бәясен билгеләү Методикасын (алга таба – Методика) кабул итү яктылыгында төзелеш материалларының һәм җиһазларының бәяләренә конъюнктур анализ зур әһәмияткә ия. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ киңәшчесе Любовь Алексей кызы Кәримова аерым материалларга, эшләнмәләргә, конструкцияләргә һәм җиһазларга карата бәяләрнең агымдагы дәрәҗәсендә яңа форма буенча смета бәяләренә конъюнктур анализны ничек үткәрү турында сөйлиячәк.

Җитештерүчедән яки җибәрүчедән бәяләр турында документлар ничек рәсмиләштерелә, техник-коммерция тәкъдимнәре (ТКТ), исәп-хисап-калькуляция бәяләре (ИХКБ), башка чыгымнар (конкурслар, аукционнар, Федераль дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматлары,  тарифлар турында нәтиҗәләр буенча), матди ресурсларга шифр/код ничек бирелә һәм конъюнктур анализ формасы ничек дөрес итеп тутырыла һәм башкалар турында без 2020 елның 12 ноябрендә узачак ел саен үткәрелә торган семинарда сөйләячәкбез.

Тема буенча мәкаләләр:

Мәҗит Хаҗип улы Салихов: төзелеш буенча смета бәясен билгеләүнең яңа методикасы –  һөнәри сметчикның өстәл китабы

Татьяна Геннадий кызы Антонова: яңа Методика буенча сметалар төзүнең үзенчәлекләре

Зәринә Раушан кызы Вәлиева: яңа методика буенча җыелма смета исәп-хисабын ничек ясарга

Лилия Атлас кызы Мясоедова: яңа методика буенча җиһазларны монтажлауга һәм җибәрү-көйләү эшләренә карата сметалар төзү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International