Татьяна Геннадий кызы Антонова: яңа Методика буенча сметалар төзү үзенчәлекләре

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Сметаларны төзү нечкәлекләре турында проект һәм (яки) башка техник документларда каралган эшләр буенча җитештерү шартларын исәпкә алу һәм смета документларында куллану өчен коэффициентларны куллану өлешендә (2020 елның 4 августында чыккан 421/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы) «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелештә бәя кую буенча региональ үзәк җитәкчесе Татьяна Геннадий кызы Антонова сөйли.

2020 елның 5 октябреннән Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне) саклап калу буенча эшләрнең, капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, сүтү буенча смета бәясен билгеләүнең яңа Методикасы гамәлгә керде (алга таба - Методика). Әлеге Методика смета нормативларының федераль реестрына кертелгән һәм барыбызга да яхшы билгеле булган методиканы - МДС 81-35.2004 - алмаштыра.

Яңа Методика, МДС 81-35.2004 кебек үк, капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, шулай ук сүтү буенча смета бәясе формалаштыруның, архитектура-төзелеш проектлаштыру этабында Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын саклап калу буенча эшләрнең, капиталь төзелеш объектын сүтү буенча смета әзерләүнең бердәм ысулларын билгели.

Яңа Методика нигезләмәләрен куллану буенча тулырак мәгълүмат 2020 елның 12 ноябрендә булачак ел саен үткәрелә торган семинарыбызда тәкъдим ителәчәк.

Тема буенча әкаләләр:

Мәҗит Хаҗип улы Салихов: төзелеш буенча смета бәясен билгеләүнең яңа методикасы – һөнәри сметчикның өстәл китабы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International