ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2020 ел
җомга

Һөнәри квалификация советы инженерлык эзләнүләр, шәһәр төзелеше, архитектура-төзелеш проектлаштыру өлкәсендә 18 актуальләштерелгән һөнәри стандартны раслады.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ. «Салават Күпере» торак комплексында яңа күп катлы йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Экспертизаны биш торак йорт үтте. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Объектларның смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бөтен Россия буенча төзелештә дәүләтнеке булмаган экспертиза үткәрүгә карата уникаль бонус программасын эшләтеп җибәрде. Кабат мөрәҗәгать иткәндә экспертиза бәясен 50% ка кадәр киметү мөмкин. Теләсә нинди катлаулы проектларга оптималь вакытларда экспертиза ясыйбыз.


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Шакирҗан улы Хөснуллин сүзләренә караганда, якындагы бер - ике елда мәгълүмати модельләштерү технологияләренә (BIM-технологияләргә) күчәргә кирәк, бу акчаны янда калдырырга һәм төзелеш вакытын кыскартырга ярдәм итәчәк.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ. «Юбилей станциясе» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы буенча уңай бәяләмә бирде. Бинаның гомуми мәйданы - якынча 4 мең кв. м. Бина 3 катка ия, шул исәптән подвал.


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 16 социаль һәм спорт билгеләнешендәге объектның проект һәм смета документларына экспертиза үткәрде.

2020 елның ноябрь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ проект һәм смета документларын, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 12 мәгариф өлкәсе учреждениесен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 25 торак йортның проект документларын, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен һәм смета документларын карап үтте.

Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның 2 ноябрендә чыккан 44016-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 12 ноябрендә чыккан 45484-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 23 ноябрендә чыккан 47349-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, 2020 елның IV кварталында төзелеш буенча смета бәясе үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының күләме турында хәбәр итә.


4
декабрь, 2020 ел
җомга

2020 елның ноябрь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ юл инфраструктурасының 40 объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International