ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы заманча куркынычсызлык һәм уңайлылык таләпләрен исәпкә алып, үтә күренмәле яктылык конструкцияләрен проектлаштыру нормаларын актуальләштерде. Үзгәрешләр үтә күренмәле яктылык конструкцияләрен проектлаштыруга тиешле норматив таләпләрнең җитмәве яки булмавы белән бәйле махсус техник шартлар эшләүгә карата киткән чыгымнарны елына якынча 30-50 млн сумга киметергә ярдәм итәчәк. Энергия саклау күрсәткечләрен дә кертеп, сыйфатны һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.


18
декабрь, 2020 ел
җомга

Россиянең төзелеш министрлыгы төзелеш ресурслары классификаторын формалаштыру һәм алып бару тәртибен раслады (2020 елның 28 октябрендә чыккан 651/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы).

Үзгәрешләр икътисади максатчан техник карарлар белән вариантларны үтәргә мөмкинлек бирүче объектларны гамәлгә ашыруга, шулай ук гамәлдәге норматив-хокукый җайга салу кысаларында автомобиль юллары хәрәкәте полосаларын арттыру юлы белән юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән. Әлеге үзгәрешләр автомобиль юлларының норматив транспорт-эксплуатацион күрсәткеченә һәм юл параметрларын техник категориягә җиткерүгә генә түгел, шулай ук автомобиль юлларының транспорт чараларын юл хәрәкәте буенча каршы як полосасына чыгуын булдырмау максатыннан транспорт агымнарын бүләргә мөмкинлек бирүче төзекләндерү элементлары белән тәэмин итүгә дә ярдәм итә. Автомобиль юллары һәм күпер корылмалары хәрәкәте полосалары санын арттыру юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар санын киметергә һәм автомобиль юлларының йөкләнгән участокларын минимальләштерү юлы белән автотранспорт транзит вакытын киметергә мөмкинлек бирәчәк.


17
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Түбән Кама шәһ. 34 номерлы микрорайонында 320 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелешенә карата уңай бәяләмә бирде.


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Төзелеш өлкәсендәге белгечләр өчен яңа милли һәм дәүләтара стандартлар расланды.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан капиталь төзелеш объекты - ТР Менделеевск МР Тихоново авылында балалар бакчасы булган 50 урынга исәпләнгән белем бирү мәктәбе буенча уңай бәяләмә бирелде. Объектның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.


15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Төзелеш бәясен РФ чикләреннән тыш билгеләүнең яңа методикасы расланды.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан Татарстан Республикасы Теләче районының Балыклы авылы янында урнашкан 1000 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән сөт-товар фермасы төзелешенә карата проект документлары каралып үтте.


14
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр! «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының яңа номеры чыкты, анда без сезнең өчен бик күп файдалы мәгълүмат җыйдык.

«Вознесение тракты. Татарстан Республикасы Казан шәһ. Совет районындагы Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге участок төзелеше» техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объект буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан уңай бәяләмә бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International