ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Минзәлә үзәк район хастаханәсе» ДАССУ бинасын үзгәртеп кору проектын карап үтте. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлау биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектын үзгәртеп кору буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үткәрелә.


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

Россия төзелеш министрлыгы төзелеш бәясенең эреләндерелгән нормативлары (ТБН) җыентыкларын актуальләштерде.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Тауиле т.п. 5760 башка исәпләнгән сөт токымнарының эре мөгезле терлек үстерүе һәм симертүе буенча махсуслаштырылган ферма төзелеше проекты буенча уңай бәяләмә бирде. Объектның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлау биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан 2020 ел өчен шәһәр мохитенең сыйфат индексы билгеләнде. Уңайлы шәһәр мохите булган төп регионнарның берсе – Татарстан Республикасы. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның 15 шәһәре уңайлы шәһәр мохитенә ия: Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Иннополис, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чистай.

Төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Казан шәһ. «Урам» яшьләр үзәгенең ябык экстрим паркы» капиталь төзелеш объектының тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлауга карата төзүче биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗә ясадылар. Капиталь төзелеш объектының проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.


30
апрель, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр! «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме – 1 Май белән котлыйм!


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! Сезгә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2021 елның 4 маеннан 7 маена кадәр гадәти режимда эшләячәге турында хәбәр итәбез.

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ сайтының Шәхси кабинетында функционал яңартылу сәбәпле, 2021 елның 1 маеның  15.00 сәгатеннән алып 2021 елның 4 маеның 8.00 кадәр мәгълүматларны йөкләү мөмкин булмаячак.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУнең уңай бәяләмәсе – төзелешкә рөхсәт алу өчен нигез. Даими заказчылар бөтен Россия буенча төзелештә дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрүгә карата «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУнең уникаль бонус программасын бәяләделәр инде. Кабат мөрәҗәгать иткәндә экспертиза бәясен 50% ка кадәр киметү мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International