Татарстан Республикасында Җиңү көне уңаеннан чаралар үткәрелә

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үткәрелә.

«Кызыл гвоздика» Бөтенроссия акциясе

Үткәрү вакыты: 2021 елның 1 маеннан 22 июненә кадәр.

Акциянең механизмы гвоздик.рф сайтында яки волонтерлардан, партнер-челтәр кибетләрендә һәм интернет-ресурсларда «Кызыл гвоздика» значокларын алудан гыйбарәт. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә карата акча җыю.

«Үлемсез полк» онлайн-йөреш

Үткәрү вакыты: 2021 елның 9 маенда 15:00 сәгатьтә.

«Үлемсез полк» проектында катнашуга гариза бирү өчен 2021 елның 7 маена кадәр ветераннарның фотосурәтләрен 2021.polkrf.ru/ сайтына йөкләп алырга кирәк, ВК (vk.com/polk_app) социаль челтәрләре аша, Одноклассники (ok.ru/app/polk) яки «Хәтер банкы» (sber9may.ru) сайтында.

«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе

Үткәрү вакыты: 2021 елның 1 маеннан 9 маена кадәр.

Онлайн флешмоб форматында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган сурәтләрне, рәсемнәрне, фотографияләрне һәм язуларны кулланып фатир/йорт/офис тәрәзәләрен бизәү юлы белән үткәрелә. Сурәтләр социаль челтәрләрдә (#ОкнаПобеды) хэштегы белән геройларга һәм тематик текстларга рәхмәт сүзләре белән урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International