ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

РФ вице-премьеры Марат Шакирҗан улы Хөснуллин тарафыннан РФ төзелеш министрлыгына төзелеш тармагына һәм ТКХ өлкәсенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән ашыгыч йөкләмәләр бирелде.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ катлаулы эпидемиологик ситуациядә гражданнарны, бигрәк тә эшләре туктатылырга тиеш булмаган һәм республикабыз иминлеген тәэмин итәргә тиеш кешеләрне хуплый, дистанцион форматта экспертизаны үткәрү эшен һәм төзелештә кирәкле яңа һөнәрне үзләштерергә теләгән кешеләр өчен онлайн мәктәп оештыра.


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Төзелештә бәя куюның яңа смета-норматив базасы расланды.

Экспертлар составы турында

Проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү турындагы нигезләмә белән (2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары) заказ бирүчегә экспертларның составы турында мәҗбүри хәбәрнамә бирү каралмаган. Мондый карар эксперт оешмасы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә кабул ителә яки шартнамәдә күрсәтелә.


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәргәндә, шартнамәдә билгеләнгән срокларга һәм тәртипкә туры китереп, ләкин дәүләт экспертизасын үткәрү тәмамланганчы 10 эш көненнән дә соңга калмыйча, оператив рәвештә үзгәрешләр кертү мөмкин.

Россиянең төзелеш министрлыгы төбәкләр белән бергә яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле ситуация шартларында төзелеш тармагына һәм ТКХ өлкәсенә кризиска каршы ярдәм итү программасын эшләде.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Төзелеш подряды шартнамәсен төзү һәм төзелеш контролен гамәлгә ашыру тәртибе.


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы төзелештә материалларның катлаулы югалтулар һәм калдыклар буенча нормативларын эшләү һәм куллану Методикасын (алга таба – Методика) раслады, ул төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт, капиталь төзелеш объектларын сүтү, мәдәни мирас объектларын саклап калу буенча эшләрнең смета бәясен билгеләгәндә кулланыла торган материалларның, эшләнмәләрнең һәм конструкцияләрнең составын, катлаулы югалтулар һәм калдыклар буенча нормативларын эшләү һәм куллану өчен билгеләнгән.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2020 елның 25 мартында «Күпфатирлы йортларда гомуми милек буенча капиталь ремонтлауның смета бәясен дөрес итеп билгеләү өлешендә дәүләт экспертизасын үткәрү» темасына вебинар форматында семинар-киңәшмә үткәрәчәк.

Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның 19 февралендә чыкаан 5414-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 25 февралендә чыккан 6369-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, 2020 елның I кварталында төзелеш смета бәясенең үзгәреш  индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары күләме турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International