Мөрәҗәгать итүчеләр игътибарына: 25 мартта 14:00 сәгатьтә КФЙ буенча семинар-киңәшмә булачак

2020 елның 24 марты, сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2020 елның 25 мартында «Күпфатирлы йортларда гомуми милек буенча капиталь ремонтлауның смета бәясен дөрес итеп билгеләү өлешендә дәүләт экспертизасын үткәрү» темасына вебинар форматында семинар-киңәшмә үткәрәчәк.

Максатчан аудитория: Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча региональ программада катнашучы оешмалар.

Спикерлар булып чыгыш ясый:

  • Татьяна Геннадий кызы Антонова – төзелештә бәя кую буенча Региональ үзәк җитәкчесе;
  • Гөлназ Әсхәт кызы Ильясова – эшчәнлекне һәм сатып алуларны хокукый тәэмин итү бүлегенең башлыгы;
  • Гүзәл Рифат кызы Ногманова – техник хезмәте җитәкчесенең урынбасары.

Вебинарны үткәрү вакыты 25 мартның 14:00нән 15:30га кадәр. Трансляция тәмамланганнан соң вебинарны gosekspertiza-rt.ru сайтында карап булачак.

Өстәмә мәгълүмат: +7-960-043-43-44, + 7 (843) 253-75-49, 272-65-60, info@proff-standart.ru.

Заявка бирү бланкы

Вебинарны үткәрүгә карата таләпләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International