Төзелеш тармагына һәм ТКХ өлкәсенә ярдәм итү программасы эшләнде

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы төбәкләр белән бергә яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле ситуация шартларында төзелеш тармагына һәм ТКХ өлкәсенә кризиска каршы ярдәм итү программасын эшләде. Хәзер министрлык төзүчеләрнең һәм подрядчы оешмаларның финанс хәле мониторингын алып бара, бу бөтен тармакның торышын анализларга һәм яңа проблемалы нокталар барлыкка килүгә юл куймаска мөмкинлек бирә.

Эшләнгән программа үз эченә түбәндәге әйберләрне ала:

  • процент ставкаларын һәм ипотеканы субсидияләү;
  • төзүчеләр өчен кредит һәм салым каникуллары;
  • 44-ФЗ һәм 37-ФЗ үзгәрешләр кертү;
  • төбәкләргә ТКХ объектларын җылыту сезонына әзерләү өчен финанс ярдәме күрсәтү;
  • коммуналь хезмәтләр өчен оешмаларга бурычны компенсацияләү;
  • авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International