Проект документларына оператив рәвештә үзгәрешләр кертү сроклары һәм тәртибе буенча аңлатма

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәргәндә, шартнамәдә билгеләнгән срокларга һәм тәртипкә туры китереп, ләкин дәүләт экспертизасын үткәрү тәмамланганчы 10 эш көненнән дә соңга калмыйча, оператив рәвештә үзгәрешләр кертү мөмкин. Шартнамәдә проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәрү өчен документларга үзгәрешләр кертү тәртибен, рөхсәт ителгән чикләрне һәм срокларны билгели торган нигезләмәләр булырга тиеш.

Үзгәрешләрне оператив рәвештә кертү бары тик эксперт оешмасы тарафыннан җибәрелгән искәрмәләр кысаларында гына башкарыла. Әгәр мөрәҗәгать итүче проект документларына эксперт оешмасы белән килештермичә генә үзгәрешләр кертә икән, бу хезмәт күрсәтелүне законда билгеләнгән срокта тәмамлау мөмкинлеге булмавына китерергә мөмкин.

2020 елның 21 февралендә чыккан 5991-ОД/08 номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International