ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгы: экспертиза юлы.


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! 2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Карары белән расланган проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү турындагы Нигезләмәнең 39 п. таләпләре нигезендә, 2020 елның 17 гыйнварыннан «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе бары тик электрон формада гына бирелә.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2020 елның апрелендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 50, 120, 140, 220, 260, 340 урынлык яңа заманча балалар бакчалары төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Барлык объектлар да иминлек һәм ышанычлылык таләпләренә туры килә. Объектларны финанслау Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджеты акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә балалар бакчаларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча проект һәм смета документларына экспертиза үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 2020 елның апрелендә проект документларының куркынычсызлык һәм ышанычлылык таләпләренә туры килүе, шулай ук смета бәясенең туры килүе турында 39 уңай бәяләмә бирелгән.

Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның 7 маенда чыккан 17329-ИФ/09 номерлы һәм 17354-ИФ/09 номерлы хатлары белән, 2020 елның II кварталында төзелеш смета бәясенең үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары күләме турында хәбәр итте.


8
май, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле җиңүчеләр, ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, һәлак булганнарның тол хатыннары, сугыш чоры балалары! Кадерле хезмәттәшләр! «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм шәхсән үз исемемнән Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге РСФСР һәм СССР дәүләт идарәсенең үзәк органнары тарафыннан бастырылып чыгарылган кайбер актлар һәм документлар үз көчләрен югалткан.

2020 елның апрель нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында урнашкан юл инфраструктурасының 157 объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтте.


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы шәһәр төзелеше өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системалары (ДМС) реестрларын алып баруга карата үзгәрешләр кертә.

2020 елның 1 маеннан төзелеш өлкәсендәге документлар гамәлгә кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International