«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ юл инфраструктурасы объектлары буенча уңай бәяләмәләр бирде

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

2020 елның апрель нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында урнашкан юл инфраструктурасының 157 объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтте. Объектлар буенча уңай бәяләмәләр бирелде, шул исәптән:

  • яңа объектларны төзү буенча;
  • Яр Чаллы шәһәре урамнарын ремонтлау һәм капиталь ремонтлау буенча;
  • ТР муниципаль берәмлекләрендә гамәлдәге юл-урам челтәрен ремонтлау, автомобиль юлларын реконструкцияләү, автомобиль юлларына капиталь ремонт ясау буенча;
  • җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре буенча;
  • автомобиль юлларында ясалма яктыртуны һәм светофор объектларын урнаштыру буенча;
  • юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын реконструкцияләү;
  • җәяүлеләр өчен көйләнми торган юл кичүләрен яктырту, ясалма юл тигезсезлекләре, светофорлар, юл билгеләре белән җиһазлау буенча;
  • гамәлдәге корылмаларга керү юлларын ремонтлау буенча;
  • җәяүлеләр тротуарларын төзү буенча.

Объектлар исемлеге (апрель 2020)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International