Хөрмәтле коллегалар, әйләнә-тирә мохитне саклау белгечләре, экологлар! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән чын күңелдән котлыйм!
2020 елның июнендә гамәлгә керә торган ГОСТлар һәм КҖ.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге 2020 елның 25 - 26 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә «Инвалидларны һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен озата бару һәм объектта хезмәт күрсәтү» программасы буенча укулар оештыра.
2020 елның 1 июленнән смета нормативларына карата үзгәрешләр гамәлгә керә.
2020 елның 1 июненнән «Биналарның һәм корылмаларның яшелләндерелә һәм эксплуатацияләнә торган түбәләре. Техник һәм экологик таләпләр» 58875-2020 номерлы ГОСТ Р гамәлгә керде. Стандарт яшелләндерелә торган түбәләрне проектлаштыруга, төзүгә, РФ барлык климат зоналарындагы төрле функциональ билгеләнеше буенча биналар һәм корылмалар түбәләрендәге яшелләндерелгән һәм эксплуатацияләнә торган конструкцияләрне ремонтлауга, төзекләндерүгә һәм эксплуатацияләүгә карата тарала.
Кадерле укучыларыбыз! «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының яңа махсус чыгарылышы чыкты, без аны ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышладык. Бу республика өчен мөһим вакыйга 1920 елның 27 маенда күп кенә булачак үзгәртеп корылуларга нигез салды. Шул исәптән, төзелеш экспертизасы институтын формалаштыру өчен. Татарстан дәүләтчелеге барлыкка килү гасыры үтте. Республикабыз үткәннән бүгенге көнгә кадәр нинди юл үтте, һәм безнең өчен ТАССР төзелүнең йөз еллыгы нәрсә дигән сүз, шулай ук «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертларыннан күп кенә файдалы, актуаль һәм профессиональ мәгълүматларны журналның махсус чыгарылышында укыгыз.
Россиянең төзелеш министрлыгы төзелеше федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп финанслана торган капиталь төзелеш объектларының смета бәясен билгеләгәндә кулланылырга тиешле смета нормативларының федераль реестрын тәкъдим итте.
«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатыннан Россиянең төзелеш министрлыгы күрсәткечләрне исәпләү методикасына үзгәрешләр кертте.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мөрәҗәгать итүчеләрнең дәүләтнеке булмаган экспертиза турындагы еш бирелә торган сорауларына җавап бирде.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе нәтиҗә алу гарантиясе белән дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрә.