«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мөрәҗәгать итүчеләрнең дәүләтнеке булмаган экспертиза турындагы еш бирелә торган сорауларына җавап бирде

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУдәге дәүләти һәм дәүләтнеке булмаган экспертиза нәрсә белән аерылып тора?

Дәүләтнеке булмаган экспертиза:

Проект документларына дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрү буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ регламенты

Дәүләтнеке булмаган экспертизаның объекты булып нәрсә тора?

Дәүләтнеке булмаган экспертизаның объектлары булып, дәүләтнеке кебек үк, түбәндәге әйберләр тора:

  • тулы күләмдәге проект документлары;
  • проект документларының аерым бүлекләре;
  • инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре.
Экспертиза үткәргәндә нәрсә тикшерелә?

Дәүләтнеке булмаган экспертизаның предметы булып, дәүләтнеке кебек үк, аның түбәндәге документларга туры килүен бәяләү тора:

  • техник регламентларга карата (шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, дәүләт мәдәни мирас объектларын саклау таләпләренә, янгыннан саклау, сәнәгать, үзәк, радиацион һәм башка куркынычсызлык таләпләренә);
  • инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә карата;
  • проект документлары составында эшләнгән смета документларын бәяләү өлешендә – билгеләнгән (расланган, исәпләү өчен сайланган) смета нормативларына карата;
  • шәһәр төзелеше регламентларына карата;
  • җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планына карата;
  • милли стандартларга карата;
  • оешмаларның стандартларына карата;
  • проектлаштыруның биременә карата.
Дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрергә кем хокуклы?

Бары тик аккредитацияләнгән оешмалар гына дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрергә хокуклы.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ проект документларына дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрү хокукына Россия Федерациясенең аккредитация буенча Федераль хезмәт тарафыннан аккредитацияләнде.

RA.RU.610844 номерлы аккредитация турында таныклыгы

Дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрү буенча индивидуаль шартлар ничек билгеләнә – бәясе һәм сроклары?

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ арадашчы хезмәтләр күрсәтми, ә барлык эшләрне мөстәкыйль башкара, без экспертиза үткәрүнең минималь бәясен һәм тизлеген гарантияли алабыз.

Документларны бәяләгәннән соң (кирәкле документлар булу / булмау) экспертиза үткәрү вакыты һәм бәясе килештерелә. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре кирәкле документлар составы буенча түләүсез консультатив ярдәм күрсәтәләр. Документларны әзерлек буенча алу мөмкинлеге бар.

Консультацияне ничек алырга була?

Хезмәт күрсәтелүнең индивидуаль шартлары буенча +7 (843) 272-56-84 (өст. 230) телефоны, e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru буенча – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ техник хезмәт башлыгының урынбасары Гүзәл Рифат кызы Ногмановадан консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International