ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2020 ел
җомга

«ТР экспертиза буенча вестнигы» журналының яңа махсус чыгарылышы чыкты, без аны конструктив карарларга багышладык. Конструктив карарлар – проектның аерылгысыз өлеше. Конструктив карарларның нинди төрләре сайлануына һәм аларның ни дәрәҗәдә дөрес исәпләнүенә төзелеш сыйфаты бәйле, шуңа күрә әлеге бүлекнең әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертларыннан махсус әзерләнгән актуаль һәм профессиональ мәгълүматны журналның махсус чыгарылышында укыгыз.


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның июль нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрдә урнашкан төзелеш һәм капиталь ремонт буенча белем бирү өлкәсенең 22 учреждениесе буенча проект һәм смета документларын карап үтте.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрдә урнашкан 26 социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларның, җирле үзидарә органнары биналарының проект һәм смета документларына экспертиза үткәрде.

Территорияне планлаштыру буенча документларга үзгәрешләр кертү кагыйдәләре билгеләнде.


19
август, 2020 ел
чәршәмбе

Кичә, 2020 елның 18 августында, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «2020 елда Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» исеменә ел саен үткәрелә торган конкурста катнашучыларны бүләкләү үтте.

2021 елның 1 гыйнварыннан төзелеш һәм ТКХ өлкәсендәге контроль буенча таләпләр булган берничә норматив актлар һәм аерым нигезләмәләр гамәлдә булудан туктаячак.


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Бәя куюның махсус төзелеш ресурслары исемлеге киңәйтелде.

Номенклатурага капиталь төзелеш объектлары төрләре һәм (яки) төзелештә башкарыла торган эшләр төрләре буенча билгеләнә һәм төзелеш смета бәясенең 80 проценттан артык санны тәшкил итә торган төзелеш ресурслары кертелгән.


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Соңгы берничә ел эчендә «Янгыннан саклау таләпләре турында» 123-ФЗ профильле техник регламентның дәлилләү базасы булган норматив техник документларны – Россия ГТХМ кагыйдәләре җыелмаларын эшләү һәм раслау системасында мондый документларны килештерү һәм раслау буенча шактый тоткарлыклар күзәтелә. Барлык эшләнгән документлар янгын законнарын камилләштерү буенча дәүләт биремнәрен тормышка ашыру юлы булып тора.


14
август, 2020 ел
җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ проект документларына экспертиза үткәрү буенча сорауларга җавап бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International