Татарстанда спорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм яңарту актив рәвештә дәвам итә. 2019 елда «2019–2023 елларга Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы расланды. Программа үз эченә «Физик культура һәм массакүләм спортны үстерү», «Югары казанышлар спортын һәм спорт резервын әзерләү системасын үстерү», «Физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү», «Социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү» дигән 4 ярдәмче программаны ала. Спорт объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау эшләре шулай ук «Демография» һәм «Мәгариф» милли проектлары кысаларында алып барыла.
«Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналы, № 02/2020 (13), 43 бит