МәҗитХаҗип улы Салихов хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлый!

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле архитекторлар, дизайнерлар, проектлаштыручылар,
тормышларын архитектура белән бәйләгән коллегалар,
әлеге иҗади эшчәнлеккә катнашы булган профессионаллар!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Бөтендөньякүләм архитектура көне белән котлыйм!

Сезнең һөнәрегез күптөрле, кызыклы һәм бик җаваплы. Нәкъ менә архитектура цивилизациянең, халык тарихы һәм мәдәнияте үсешенең үзенчәлекле күрсәткече һәм, һичшиксез, тормышыбызның бизәге булып тора. Яңа илкүләм проектлар, федераль һәм төбәк программаларын кабул итү сезнең талантыгызны төрле өлкәләрдә кулланырга ярдәм итә. Сезнең эшчәнлегегез төзелеш, сәнәгать, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм башка бик күп тармакларны үстерүгә хезмәт итә.

Бу һөнәри бәйрәмдә үзләрен архитектура һәм төзелешкә багышлаган һәр кешегә илһам, яңа иҗади үрләр, иң кыю ниятләрнең тормышка ашуын телим! Бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм тормышта матур мизгелләр!

Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International