Мәҗит Хаҗип улы Салихов мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен Укытучылар көне белән котлый

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!

Бүген мәгариф системасын камилләштерү мәсьәләләре дәүләт сәясәтенең приоритеты булып тора. Белем бирү сыйфатын күтәрүнең яңа механизмнары, кирәкле заманча инфраструктура булдырыла, гомер буе өзлексез белем бирү нигезләре салына – димәк, илебез һәм республикабызның киләчәге бар.

Бу бәйрәм көнендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәген чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм! Белем бирү үзәге коллективына һәм укытучылар составына зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең һөнәри осталыгыгыз төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә сыйфатлы белем алуларны һәм чаралар үткәрүне тәэмин итә.

Мәгариф өлкәсенең барлык хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, бәхет, рухи күтәренкелек һәм тормыш көче, даими рәвештә алга баруны, муллык һәм гаилә иминлеге телим. Бу бәйрәм көне сезгә бик күп уңай эмоцияләр, җылы котлаулар һәм рәхмәтле укучыларыгыздан теләкләр алып килсен!

Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International