ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 4 июлендә чыккан 985 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары белән, 2020 елның 1 августыннан гамәлгә кергән «Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында Техник регламент» Федераль закон таләпләрен үтәү мәҗбүри нигездә тәэмин ителә торган милли стандартлар һәм кагыйдәләр җыелмаларының яңартылган исемлеге расланды. Исемлекне актуальләштерү һөнәри һәм эксперт бергәлеге вәкилләре катнашында алып барылды. Документ структурасы элеккечә калды – аңа 74 кагыйдәләр җыелмалары һәм 4 дәүләт милли стандартның аерым пунктлары кертелгән.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 15 маенда чыккан 264/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлеген арендалау шартнамәсенең вакытын исәпләү максатыннан инженерлык эзләнүләрне башкару, архитектура-төзелеш проектлаштыруны гамәлгә ашыру һәм биналар, корылмалар төзү өчен кирәкле вакыт билгеләнгән.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан социаль-мәдәни-көнкүреш һәм административ билгеләнештәге 35 объектның проект һәм смета документларына экспертиза үткәрде.


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2020 елның 10 августында, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 100% ТАТАРСТАН проектында катнашты.

2021 елдан РФ Хөкүмәте тарафыннан янгын куркынычын бәйсез бәяләү юлы белән саклану объектларының (продукциянең) билгеләнгән янгыннан саклау таләпләренә туры килүен бәяләү Кагыйдәләре билгеләнә (2020 елның 31 августында чыккан 1325 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары).


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның август нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 31 мәгариф учреждениесен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча проект һәм смета документларын карап үтте.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 6 августында чыккан 430/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән төзелеш мәгълүматы классификаторы структурасы һәм составы расланды.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Безнең илдә инвалидлар өчен физик, мәгълүмати,операцион һәм әйләнә-тирә мохитнең коммуникатив киртәләрен бетерүгә, цивилизацияле җәмгыятьнең барлык байлыкларыннан файдалану өчен социаль һәм башка инфраструктура учреждениеләренә тигез үтеп керү мөмкинлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, шул максат белән Казанда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге объектларның үтемлелеген тәэмин итү таләпләре, төрле төркем инвалидларга ярдәм күрсәтү, «Социаль инфраструктура объектының үтемлелек паспортлары» төзелеше буенча белем алу курслары үткәрә. Курсларны Татарстан инвалидларының иҗтимагый оешмалары экспертлары да алып бара.

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр!

Сезгә gosekspertiza-rt.ru сайты яңартылды дип хәбәр итәбез. Яңартулар глобаль булды һәм сайтның дизайнын гына түгел, функционалын да кагылып үтте.

 


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») югары квалификацияле кадрлар әзерләүне үткәрә һәм 2020 елда белем алуны оештыру буенча ҮЗАРА ФАЙДАЛФЫ ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ШАРТЛАРЫН тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International