«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан Татарстан Республикасы Теләче районының Балыклы авылы янында урнашкан 1000 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән сөт-товар фермасы төзелешенә карата проект документлары каралып үтте.
Объектның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проект документларын үтәүгә карата төзүче биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма