Россиянең төзелеш министрлыгы заманча куркынычсызлык һәм уңайлылык таләпләрен исәпкә алып, үтә күренмәле яктылык конструкцияләрен проектлаштыру нормаларын актуальләштерде. Үзгәрешләр үтә күренмәле яктылык конструкцияләрен проектлаштыруга тиешле норматив таләпләрнең җитмәве яки булмавы белән бәйле махсус техник шартлар эшләүгә карата киткән чыгымнарны елына якынча 30-50 млн сумга киметергә ярдәм итәчәк. Энергия саклау күрсәткечләрен дә кертеп, сыйфатны һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Фасадтагы үтә күренмәле яктылык биналарның һәм корылмаларның конструкцияләре. Проектлаштыру кагыйдәләре» яңа КҖ 426 үз эченә алдынгы технологияләр һәм материаллар исемлеген туплаган. Мәсәлән, җылылык кайтаргыч өслекле һәм электр җылылыклы яңа буын пыялалары, махсус запорный җайланмалар белән сугарга чыдам һәм ватылуга каршы (вандалларга каршы пыяла). Моннан тыш, шаулы шәһәр магистральләре белән күрше булган биналарда кулланылучы КҖда тавыштан саклау пыялалауны (күп катламлы яки махсус гельлар белән тутырылучы) проектлаштыруның төп принциплары китерелгән.