ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның 2 ноябрендә чыккан 44016-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 12 ноябрендә чыккан 45484-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, 2020 елның IV кварталында төзелеш буенча смета бәясе үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының күләме турында хәбәр итә.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ. «Салават Күпере» торак комплексында яңа күпкатлы йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Объектлар төзелешенең смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның  31 августында чыккан 491/пр номерлы РФ төзелеш министрлыгының боерыгы белән Россия Федерациясе субъектлары буенча сәламәтлек саклау оешмаларының беренчел звено медицина оешмаларының, үзәк район һәм район хастаханәләренең капиталь ремонты буенча бәясен (чик бәясен) билгеләү нормативлары расланды.

Казан дәүләт аграр университетының тулай торагын төзү проекты буенча 620 урынга «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУнең уңай бәяләмәсе бирелде.


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 34 нче йорт адресы буенча урнашкан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тулай торак бинасы төзелеше» капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документларының проектлаштыруга карата бирем таләпләренә, техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗәләр ясадылар. Объект буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.

Төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Казан шәһ. «Вахитов районының спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере» объектының тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗәләр ясадылар. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.


19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бөтен Россия буенча төзелештә дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрүгә карата уникаль бонус программасын эшләтеп җибәрде. Кабат мөрәҗәгать иткәндә экспертиза бәясен 50% ка кадәр киметү мөмкин. Теләсә нинди катлаулы проектларга оптималь срокларда экспертиза ясыйбыз.

«Бизнес-Онлайн» электрон эшлекле газетасында басма: шәһәр төзелеше законнарының яңалыклары, яки Марат Хөснуллин 2020 елда төзелеш тармагын ничек үзгәртте.


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 16 торак йортның проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 26 социаль, тарихи һәм мәдәни билгеләнештәге объектларның проект документларына экспертиза үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International