«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ теләсә нинди катлаулы объектларга карата дәүләтнеке булмаган экспертиза

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2015 елдан дәүләтнеке булмаган экспертиза формасында төзелеш объектларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә карата экспертиза үткәрә. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсе - төзелешкә карата рөхсәт алу өчен нигез.

РФ Шәһәр төзелеше кодексының 8.3 маддәсендәге 2 өлешендә күрсәтелгән чараларны җәлеп итмичә үткәрелә торган объектлар түбәндәге дәүләтнеке булмаган экспертиза объектлары булып тора:

  • торак төзелеше объектлары;
  • мәгариф, энергетика;
  • авыл хуҗалыгы;
  • күпфункцияле комплекслар;
  • автостоянкалар;
  • кунакханәләр;
  • сәүдә һәм офис үзәкләре;
  • азык-төлек продуктларын җитештерү;
  • ягулык салу станцияләре;
  • сәнәгать объектлары;
  • спорт-күңел ачу;
  • сәламәтләндерү комплекслары.

Безнең хезмәтләрнең сыйфатын Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Уфа, Кемерово, Пермь, Ижевск, Ульяновск, Самара, Көньяк-Сахалинск һ.б. шәһәрләрнең төзелеш комплексы оешмалары югары бәяләде.

Дәүләтнеке булмаган экспертиза турында мөрәҗәгать итүчеләрнең еш бирелә торган сорауларына җаваплар

Дәүләтнеке булмаган экспертиза буенча хезмәтне алганда гамәлләр тәртибе

Хезмәт күрсәтелүнең индивидуаль шартлары буенча консультацияне «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ техник хезмәт башлыгының урынбасары Гүзәл Рифат кызы Ногманова, +7 (843) 272-56-84 (өст. 230) телефоны, e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru почтасы буенча алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International