Проект документларын рәсмиләштерү буенча яңа стандартлар кертелде

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Проект, эш, эзләнү һәм конструкторлык документларын рәсмиләштерү буенча яңа стандартлар 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде:

  • «Конструкторлык документларының бердәм системасы. Текст документларына карата гомуми таләпләр» ГОСТ Р 2.105-2019;
  • «Төзелеш өчен проект документлары системасы. Транспортның генераль планнары һәм корылмалары элементларының шартлы график тасвирламалары һәм сурәтләре» ГОСТ 21.204-2020;
  • «Төзелеш өчен проект документлары системасы. Проект һәм эш документларына карата төп таләпләр» ГОСТ Р 21.101-2020;
  • «Инженерлык эзләнүләр. Инженер-геологик эшләнмәләрне үткәндә һәм сынап караганда кыр документларын алып баруга һәм рәсмиләштерүгә карата таләпләр» ГОСТ Р 58889-2020
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International