Россия төзелеш министрлыгы «Кунакханәләр бинасы. Проектлаштыру кагыйдәләре» КҖ 257 һәм «Тулай тораклар һәм хостеллар. Проектлаштыру кагыйдәләре» КҖ 379 актуальләштерде. Үзгәрешләр «Кунакханәләрнең классификациясе турындагы Нигезләмәне раслау хакында» 2020 елның 18 ноябрендә чыккан 1860 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары нигезендә, шулай ук отельерларның теләкләрен исәпкә алып кертелгән.