ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

«Төзелештә мәгълүмати модельләштерү өлкәсендәге белгеч» һөнәри стандарт квалификациягә һәм хезмәт функцияләренә карата таләпләр билгели.


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ яңа мәктәпкәчә белем бирү оешмалары төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Каралып үткән капиталь төзелеш объектлары проектлаштыру биременә, техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендә BIM-технологияләрне кертүгә ярдәм итү Үзәге булып тора.

Хәзерге вакытта биналарның һәм корылмаларның энергия ресурсларын саклау мөмкинлеген бирә торган норматив-хокукый нигез булдырылды. Бу юнәлештә төп документ булып «Энергияне саклап тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында» 2009 елның 11 ноябрендә чыккан 261 номерлы Федераль закон тора.


12
февраль, 2021 ел
җомга

Төзелеш өлкәсендә яңа милли һәм дәүләтара стандартлар расланды.

Төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Яңа Савин районы, 71А номерлы квартал, Чистай ур. адресы буенча урнашкан «9 катлы 5 секцияле торак йорт» объектын төзеп бетерү» капиталь төзелеш объектының тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыруга карата төзүче биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗә ясадылар. Капиталь төзелеш объектының проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 7 сәламәтлек саклау объектының проект һәм смета документларына экспертиза үткәрде.


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 8 спорт билгеләнешендәге объектының проект һәм смета документларына экспертиза үткәрде.


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Мәҗит Хаҗип улы Салихов: BIM-проектны тормышка ашыру – заказ бирүченең җаваплылыгы.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ торак йортлар буенча 10 бәяләмә бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International