«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ юл инфраструктурасы объектлары буенча бәяләмәләр бирде

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

2021 елның март нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ якынча 99 юл инфраструктурасы объектының проект һәм смета документларын карап үтте.

Объектлар буенча бәяләмәләр бирелде, шул исәптән:

  • автомобиль юлларны капиталь ремонтлау һәм үзгәртеп кору;
  • юл-урам челтәрләрен төзекләндерү;
  • керү юлларын ремонтлау;
  • җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре буенча муниципаль программаларны тормышка ашыруга карата юнәлтелә торган эшләр.

Объектлар исемлеге (март 2021)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International