Мәҗит Хаҗип улы Салихов: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм «Дәүләт экспертизасы үзәге» СБП ДАУ арасында тәҗрибә белән уртаклашу безгә бер профессиональ телдә сөйләшергә ярдәм итә

2021 елның 16 апреле, җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Данис Фәнил улы Вилданов «Дәүләт экспертизасы үзәге» СБП ДАУ делегациясе белән очрашу үткәрделәр. Очрашуда түбәндәге мәсьәләләр каралып үтте: экспертиза үткәрү тәҗрибәсе, экспертиза процессларын автоматлаштыру, бәя кую һәм смета нормалаштыру мәсьәләләре, шул исәптән ресурс ысулы белән сметалар төзү, «Дәүләт экспертизасы үзәге» СБП ДАУдә BIM-проектларга экспертиза үткәрү тәҗрибәсе һәм «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгенең белем бирү буенча эшчәнлек тәҗрибәсе.

Очрашуда «Дәүләт экспертизасы үзәге» СБП ДАУ вәкилләре катнашты: Ирина Владимир кызы Косова – директор, Николай Сергей улы Колосков – директор урынбасары, Алексей Владимир улы Сенин – мәгълүмати технологияләр идарәсе башлыгы, Михаил Виктор улы Мартыненков – сметалар бүлеге башлыгы, Екатерина Николай кызы Макарова –  сметалар бүлегенең  төзелеш-монтаж эшләре бүлекчәсе башлыгы, Наталья Юрий кызы Олейникова – белем алу бүлекчәсе башлыгы, Игорь Александр улы  Шерстенников – мәгълүмати модельләштерү технологияләре бүлегенең баш белгече, Анна Александр кызы Кацага – матбугат сәркатибе.

Очрашуда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ вәкилләре катнашты: Мәҗит Хаҗип улы Салихов – җитәкче, Любовь Алексей кызы Кәримова – киңәшче, Игорь Александр улы Алексеев – архитектура, шәһәр төзелеше һәм инженерлык эзләнүләр бүлеге башлыгы, Гүзәл Әхмәт кызы Заһидуллина – техник хезмәт җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, Артем Федор улы Пиряков – мәгълүмати технологияләр бүлеге башлыгы, Татьяна Геннадий кызы Антонова – төзелештә бәя куюның Региональ үзәк җитәкчесе, Ләйсән Иршат кызы Габделкабирова – белем бирү үзәге директоры, Марсель Илсур улы Гайнетдинов – махсус экспертизалар бүлеге эксперты, Ирина Виктор кызы Баранова – оештыру эшләре бүлеге башлыгы.

Фоторепортаж: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Санкт-Петербург экспертиза үзәгеннән делегацияне кабул итеп алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International