«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ КФЙ капиталь ремонтлау буенча бәяләмәләр бирде

2021 елның 9 апреле, җомга

2021 елның март аенда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча смета бәясенә экспертиза үткәрелде һәм 114 йорт буенча уңай бәяләмәләр бирелде, аерым алганда:

  • Казан шәһ.;
  • ТР Алексеевск МБ, ТР Лениногорск МБ, ТР Менделеевск МБ, ТР Түбән Кама МБ, ТР Чистай МБ.

Объектлар исемлеге (март 2021)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International