ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Росстандарт цементларга карата ГОСТларны гамәлгә кертү датасын күчерде.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Биектау үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе сырхауханәсе төзелешенә карата уңай бәяләмә бирде. Объектның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелештә бәя кую буенча сорауларына җавап бирә.


2
апрель, 2021 ел
җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Кышкы тау авылында «Биосфера-Фиш» ҖЧҖ балык тоту буаларын үзгәртеп кору» объекты буенча уңай бәяләмә бирде.

Россия төзелеш министрлыгы 2021 елның 22 гыйнварында чыккан 1886-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 30 гыйнварында чыккан 3290-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 12 февралендә чыккан 5363-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 24 февралендә чыккан 6799-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 26 февралендә чыккан 7484-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 4 мартында чыккан 8282-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 11 мартында чыккан 9351-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, 2021 елның I кварталында төзелеш буенча смета бәясе үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индекслары, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индекслары күләме турында хәбәр итә.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте энергияне саклап тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә төбәк һәм муниципаль программаларга карата яңа таләпләр раслады. Элеккеге таләпләр үз көчен югалтты.


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

РФ төзелеш министрлыгы капиталь төзелеш объектларының төзелеше, үзгәртеп корылуы, капиталь ремонты, сүтелүе буенча смета бәясен билгеләгәндә накладлы чыгымнар нормативларын эшләү һәм куллану Методикасын раслады (2020 елның 21 декабрендә чыккан 812/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы).

Автомобиль юллары төзелеше өлкәсендәге стандартлар расланды.


30
март, 2021 ел
сишәмбе

РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин 2021 елның 18 мартында үткән НОПРИЗ утырышында төзелеш тармагының 2022 елның 1 гыйнварыннан BIMга күчүе кирәклеге турында искәртте. Ул ассызыклаганча, күчеш чоры каралмаган, шуңа күрә эшне оператив рәвештә үзгәртеп корырга кирәк булачак.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ автомобиль юлларын үзгәртеп кору буенча өч бәяләмә бирде. Объектлар буенча проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, төзүче биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объект буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженер-геологик эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International