BIM-яңалыклар: «Шәһәр төзелеше эшчәнлеге – 2021» семинарында кадрларны мәгълүмати модель белән эшләү белән өйрәтүгә карата мәсьәләләр

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Семинарда фикер алышу өчен мөһим темаларның берсе булып төзелеш өлкәсен цифрлы рәвештә трансформацияләү булды.

РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасарлары Александр Сергей улы Козлов һәм Дмитрий Анатолий улы Волков «Шәһәр төзелеше эшчәнлеге – 2021» дип аталган 4 нче Бөтенроссия гамәли семинарда катнаштылар. Спикерлар 2022 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 5 мартында чыккан 331 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары нигезендә, федераль бюджет акчалары исәбеннән финанслана торган объектларны проектлаганда мәгълүмати модельләштерү технологияләрен мәҗбүри куллануга күчүгә бәйле рәвештә, кадрларны кискен рәвештә әзерләү һәм аларны укыту турында кирәклекне ассызыкладылар.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен гамәлгә кертү буенча Ярдәм итү үзәге булып тора.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ партнерлары белән берлектә 2021 елның 13 – 23 июль көннәрендә «Төзелеш тармагын цифрлаштыру – төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләре. Мәгълүмати модельләштерү процессын оештыруда заказчының роле» темасына квалификация күтәрү курслары оештыра.

Белем алу өчен язылу: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru, proff-standart.ru, Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International