Төзелеш министры Марат Мансур улы Айзатуллин Космонавтлар урамы буенча бина төзелешенең барышын тикшерде

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Мансур улы Айзатуллин һәм «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов Космонавтлар ур., 59 адресы буенча урнашкан бина төзелеше барышы белән таныштылар.

Эшлекле сәфәрдә шулай ук «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ, БИТИ, подряд һәм төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.

Министр билгеләп үткәнчә, билгеләнгән срокларны үтәү өчен, төзелеш темпларын тизләтергә кирәк. Август ахырына бина файдалануга тапшырылачак дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Космонавтлар урамы, 59 адресы буенча урнашкан бина эксплуатацияләнмәгән һәм озак еллар төзелеп бетмәгән килеш торган, бу аның конструкциясенә сизелерлек йогынты ясаган. Бинада газ, су белән тәэмин ителеш юк иде. Бүгенге көндә гомумтөзелеш эшләре бара – фундаментны ныгыттылар, тәрәзәләрне алыштырдылар, фасадны җылыттылар, коммуникацияләрне салу буенча, отделка эшләре һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара. Төзелеш һәм ремонт эшләре тәмамланганнан соң бинада «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ офисы урнашачак.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International