ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Николай улы Кудряшев катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Укулар РФ Хөкүмәтенең дәүләт заказы өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллануга күчү буенча йөкләмәне үтәү максатыннан 2022 елның 1 гыйнварыннан башлап үткәрелә. Татарстан Республикасында 1662 кешене, шул исәптән заказчыларны, проектлаучыларны, төзүчеләрне, сметчикларны, күзәтчелек һәм контрольлек итүче учреждениеләрне укытырга кирәк. Барлык төзелеш эшчәнлегендә катнашучыларны ММТ белән эшләүгә өйрәтүне тәмамлау 2021 ел ахырына планлаштырыла.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ директорының урынбасары Тимур Рөстәм улы Зиннәтуллин ММТ куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм оешманың 2015 елдан мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып башкарылган проектларга экспертиза үткәрүе турында хәбәр итте. Бүгенге көндә 30дан артык шундый проект каралып үтте инде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, смета бәясен билгеләү төгәллеге шактый арткан. Учреждениенең якынча 20 эксперты ТИМ белән эшләү буенча халыкара сертификатларга ия.
Аннан соң, ММТ исәпкә алып, заказчы, төзүче, техник заказчы һәм шәһәр төзелеше эшчәнлегендә техник җайга салуның төп функцияләре һәм вәкаләтләре турында экспертиза идарәсе башлыгының урынбасары Тамара Василий кызы Сальникова чыгыш ясады.
2021 елның 13 июле:
Модуль 1. ММТ исәпкә алып, заказчы эшчәнлеген закон нигезендә норматив-хокукый җайга салу
Модуль 2. ММТ ярдәмендә булдырылган проектларга экспертиза үткәрү
2021 елның 14 июле:
Модуль 3. ММТ ярдәмендә булдырылган проектларның смета документларына экспертиза үткәрү
2021 елның 15 июле:
Модуль 4. Биналарны һәм корылмаларны мәгълүмати модельләштерү өчен программалар белән тәэмин итү
2021 елның 16 июле:
Модуль 5. ММТ-проектлар белән нәтиҗәле идарә итү
2021 елның 19 июле:
Модуль 6. Проектлау этабында ММТ
Программа ММТ оешма стандартларын эшләүдән башлап төзелешкә һәм эксплуатацияләүгә кадәр үз эшчәнлегенә кертү юлын үткән практиклар тарафыннан төзелгән. Укытучылар составына Казан, Мәскәү һәм Түбән Новгород белгечләре керә.
Киләсе курсларның даталары: