Россия төзелеш министрлыгы тарафыннан ведомство төзелеш нормаларының кайбер өлешләре бетерелде.
Татарстан Республикасында 288 күпфатирлы йорт «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәләрен алды.
2021 елның 15-18 июнь көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә «Оешмада кадрлар эшен башкару» дигән квалификация күтәрү курслары үтәчәк. Гаризалар 2021 елның 11 июненә кадәр кабул ителә.
Мәскәү шәһәренең шәһәр төзелеше сәясәте департаменты шәһәр заказы объектларында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен (ММТ) кулланып, проект-эзләнү һәм төзелеш-монтаж эшләрендә катнашачак подрядчыларга карата берничә таләп билгеләячәк, шул исәптән ММТ өлкәсендәге хезмәткәрләрнең квалификациясенә карата таләпләрне дә.
Россия төзелеш министрлыгы 2021 елның 4 маенда чыккан 18410-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 14 маенда чыккан 19563-ИФ/09 номерлы һәм 2021 елның 21 маенда чыккан 20800-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, 2021 елның II кварталында төзелеш буенча смета бәясе үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының күләме турында хәбәр итә.
2021 елның 18 августыннан дәүләт экспертизасын үткәрү өчен локаль смета исәп-хисаплары xml-форматта биреләчәк.
Автомобиль юллары төзелеше буенча яңа стандартлар расланды.
Россия төзелеш министрлыгы 2021 елның 4 маенда чыккан 18410-ИФ/09 һәм 2021 елның 14 маенда чыккан 19563-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, 2021 елның II кварталында төзелеш буенча смета бәясе үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж, җибәрү-көйләү эшләре, җиһазлар буенча смета бәясе үзгәреш индексларының күләме турында хәбәр итә.
Безнең ил уникаль табигый ресурсларга, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына бай. Бу – байлык, әмма аларны заман һәм киләчәк буыннар алдында саклау өчен җаваплылык та. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һөнәри бәйрәм – Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлый!
2021 елның 28 маенда чыккан 815 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары белән төзелеш өлкәсендә милли стандартларның һәм кагыйдәләр җыелмасының яңа исемлеге расланды. Стандартларның яңа версиясе тармакта булган инновацияләр өчен чикләүләрне бетерергә, югары дәрәҗәдә куркынычсызлыкны саклаганда төзелеш вакытын һәм бәясен киметергә ярдәм итәчәк.