«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мәгълүмати модельләштерү технологияләре буенча проектларның баш инженерларына укыту үткәрәчәк

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен гамәлгә кертү буенча Ярдәм итү үзәге булып тора һәм партнерлар белән берлектә 2021 елның 3 августыннан 13 августына кадәр «Проектның баш инженеры. Предприятие эшчәнлегенә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен гамәлгә кертү» дигән квалификация күтәрү курслары оештыра

Белем алу программасы 7 модульдән тора. Укуларны бөтен курс буенча яки аерым модуль буенча үтәргә мөмкин:

Модуль 1. Төзелеш процессын законнар белән норматив-хокукый җайга салу. ММТ гамәлгә кертүнең төп принциплары. Проектлаудагы һәм төзелештәге ММТ.

Модуль 2. Предприятиедә мәгълүмати модельләштерүне әзерләү һәм гамәлгә кертү.

Модуль 3. ММТ ярдәмендә булдырылган проектларның смета документларына экспертиза үткәрү.

Модуль 4. Биналарны һәм корылмаларны мәгълүмати модельләштерү өчен программалар белән тәэмин итү.

Модуль 5. ММТ-проектлар белән нәтиҗәле идарә итү.

Модуль 6. ММТ буенча проект өстендә эшләүнең техник үзенчәлекләре.

Модуль 7. Төрле билгеләнештәге объектларны проектлау практикасы.

Белем алу нәтиҗәләре:

  • ММТ буенча кирәкле белемнәр алу
  • ММТ белән эшләүнең төгәл алгоритмын формалаштыру һәм предприятие эшчәнлегенә гамәлгә кертә алу
  • йомгаклау тестын уңышлы үтүчеләргә һәм практик биремне башкарган кешеләргә ММТ буенча квалификация күтәрү турында таныклык бирелү

Белем алу программасының бурычлары:

  • ММТ турында күзаллау формалаштыру;
  • һәр максатчан аудитория өчен ММТ куллану буенча эш коралларын бирү;
  • барлык төзелеш процессында катнашучыларның эш алгоритмын формалаштыру;
  • максатчан аудиториядә төрле программалар белән тәэмин итүдә белем һәм эш күнекмәләре формалаштыру максаты белән хәзерге вакытта булган чит ил һәм Россия программалары белән тәэмин итү буенча киң күзаллау булдыру.

Белем алу формасы:

  • Көндезге, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә, Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22
  • Онлайн (вебинар)

Белем алу бәясе:

  • тулы белем алу курсы өчен – 12 800 сум
  • сайлап алынган теләсә кайсы модуль өчен – 2 600 сум

Белем алуга язылырга

+ 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru

Заказчылар өчен курслар ничек үтүе турында тулырак мәгълүмат монда

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International