«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ смета нормативларын эшләү бүлеге эксперты Зәринә Раушан кызы Вәлиева смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү өлешендә проект документларына экспертиза үткәргәндә чыгымнарның җыелма смета исәп-хисабына кертелүне нигезләү өчен кирәкле документлар исемлеге турында сөйләде. Төзелештә бәя кую өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр турында тулырак мәгълүматны Сез 2021 елның 13-17 сентябрендә үтәчәк квалификация күтәрү курсларында белә алачаксыз.
Җыелма смета исәп-хисабына кертелү өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
- вирус йогышларының таралуын булдырмау буенча чараларга карата чыгымнар кертелгән Заказчының хаты яки проектлау биреме;
- с) п. вируслы йогышлар таралуны булдырмау буенча чаралар исемлеге белән төзелешне оештыру проекты;
- шәхси саклану чараларын (битлекләрне, ресираторларны, перчаткаларны), тире антисептикларын, дезинфекция чараларын, хезмәткәрләрнең температурасын контрольдә тоту өчен термометрларны сатып алуга карата чыгымнарны конъюнктур анализлау;
- эшләр башкару графигы һәм Заказчы белән килештерелгән әлеге чараларны гамәлгә кертү чоры нигезендә эшчеләр санын һәм вирус йогышларының таралуын булдырмау буенча чаралар исемлеге белән ясалган исәп-хисап. 2020 елның 19 мартында чыккан 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Карары нигезендә (2020 елның 10 маенда чыккан 374 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары редакциясендә) 2020 елның 12 маеннан короновирус йогышын булдырмау буенча мәҗбүри чараларга түбәндәгеләр әйберләр керә:
a) сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларын (битлекләрне, ресираторларны) һәм кирәк булганда, кулларны индивидуаль яклау чараларын (перчаткаларны) кию;
b) хезмәткәрләрнең тән температурасына көндәлек үлчәү үткәрү;
c) гомуми файдаланудагы урыннарны, җиһазларны, инвентарьны, оргтехника һәм өслекләрне дезинфекцияләү;
d) кулларны тире антисептиклары белән эшкәртү;
е) дезинфекция чараларын кулланып, хезмәткәрләр өчен көнкүреш булмәләрдә дымлы җыештыру үткәрү.
Җыелма смета исәп-хисабына кертелү өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
- төзелә торган объектларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә карата чыгымнар кертелгән Заказчының хаты яки проектлауга карата биреме;
- Россия Федерациясе төзелеш министрлыгының № 421/пр номерлы боерыгы белән расланган Методиканың 1 нче кушымтасындагы 13 п., 14 п. нигезләмәләре нигезендә көчәйтелгән саклауга карата чыгымнарны конъюнктур анализлау;
- 2008 елның 16 февралендә чыккан 87 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарының 23 п. нигезендә үз эченә түбәндәге мәгълүматларны алган төзелешне оештыру проекты:
а) т) п. «Төзелеш чорында объектларны саклау буенча проект карарларын һәм чараларын тасвирлау (саклау вакыты һәм саны)»;
b) у) п. «Эшләр башкаруның календарь графигы нигезендә капиталь төзелеш объекты төзелешенең кабул ителгән озынлыгын һәм аның аерым этапларын нигезләү».
2020 елның 21 декабрендә чыккан 812/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы белән расланган капиталь төзелеш объектларының төзелеше, үзгәртеп корылуы, капиталь ремонты, сүтелүе буенча смета бәясен билгеләгәндә накладлы чыгымнар нормативларын эшләү һәм куллану буенча Методика нигезендә накладлы чыгымнар составында түбәндәге әйберләр исәпкә алынган:
a) мөлкәтне саклау, сакчылык-янгын сигнализациясенә хезмәт күрсәтү, янгыннан саклау хезмәтләре һәм сакчылык эшчәнлегенең башка хезмәтләре буенча, шул исәптән ведомстводан тыш сакчылык хезмәтләре буенча түләүгә карата чыгымнар, шулай ук банк һәм хуҗалык операцияләренең икътисадый яклау функцияләрен үтәү һәм матди кыйммәтләрне саклау буенча куркынычсызлык хезмәтен карап тотуга карата чыгымнар;
b) ведомство сакчылыгы хезмәткәрләрен мәҗбүри иминиятләштерү буенча иминият түләүләрен (взносларын) исәпкә алып, хезмәт өчен түләүгә карата чыгымнары, шул исәптән хәрбиләштерелгән, каравыл һәм янгын сакчылыгын да кертеп;
c) канцелярия, почта, телефон, телеграф һәм ведомство сакчылыгын тотуга карата башка чыгымнар;
d) янгынга каршы инвентарьны, җиһазларны һәм шәхси саклану чараларын карап тотуга һәм туздыруга карата чыгымнар;
e) җыештыручыларны һәм әлеге биналарга хезмәт күрсәтүче башка эшчеләрне мәҗбүри иминләштерү буенча иминият түләүләрен (взносларын) исәпкә алып, амортизация (аренда түләве), ремонтның барлык төрләрен үткәрүгә карата чыгымнар (ремонт өчен булачак чыгымнар резервын формалаштыру) һәм каравыл биналарын һәм янгын деполарын (гаражларны) карап тоту.
Накладлы чыгымнар нормативларында исәпкә алынган чыгымнарны исәпкә алып, төзелә торган объектларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә карата чыгымнарны исәпләү өчен, җыелма смета исәбенә кертелү өчен, алдагы хисап чорындагы чыгымнарын раслаучы подрядчы оешманың бухгалтерлык хисап документлары нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләр буенча чыгымнарны киңәйтүне тапшырырга кирәк.
Әлеге чыгымнар составында накладлы чыгымнар нормативлары белән исәпкә алынган чыгымнарның чагыштырма күләме билгеләнә. Чагыштырма авырлыкның алынган күләме төзелә торган объектның иминлеген тәэмин итүгә агымдагы (планлаштырылган) чыгымнарның гомуми бәясенә тапкырлана һәм агымдагы (план) чорында накладлы чыгымнар нормативлары составында исәпкә алынган чыгымнар күләме билгеләнә. Алынган нәтиҗә төзелә торган объектның иминлеген тәэмин итүгә агымдагы (планлаштырылган) чыгымнарның гомуми бәясеннән чыгып исәпләнә, нәтиҗә җыелма смета исәп-хисабына кертелә.
Җыелма смета исәп-хисабына кертелү өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
- кредит акчаларына хезмәт күрсәтү чыгымнары кертелгән Заказчының хаты яки проектлауга карата биреме;
- Россия Федерациясе законнары нигезендә лицензиягә ия оешма белән төзелгән кредит акчаларын бирүгә карата шартнамә (шартнамә проекты).