ММТ яңалыклары: мәгълүмат моделенә кертелгән белешмәләр составына үзгәрешләр кертеләчәк

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

«Капиталь төзелеш объектының мәгълүмат моделен формалаштыру һәм алып бару Кагыйдәләренә һәм капиталь төзелеш объектының мәгълүмати моделенә кертелә торган һәм электрон документлар рәвешендә бирелә торган белешмәләрнең, документларның һәм материалларның Составына үзгәрешләр кертү һәм күрсәтелгән электрон документлар форматына карата таләпләр турында» РФ Хөкүмәте Карары проекты хәзерге вакытта халык алдында фикер алышулар стадиясендә

Мәгълүмати модель өчен мәгълүмат составына түбәндәге әйберләрне кертү тәкъдим ителә:

  • инженерлык эзләнүләрен башкару этабында – 2006 елның 19 гыйнварында чыккан 20 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары нигезендә башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре составына керүче, үз составына ситуациянең цифрлы моделен һәм рельефның цифрлы моделен алган, өстәмә цифрлы урын моделе белән тулыландырылган мәгълүматлар, документлар һәм материаллар;
  • архитектура-төзелеш проектлануын гамәлгә ашыру этабында – 2008 елның 16 февралендә чыккан 87 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары нигезендә проект документлары бүлекләре составына керә торган, җитештерү һәм җитештерү булмаган объектлар өчен 2, 3, 4, 5 һәм 6 бүлекләренең график өлеше составында өчүлчәмле модель белән тулыландырылган, шулай ук линияле объектлар өчен 3, 4 һәм 5 бүлекләр өлешендәге документлар һәм материаллар.

Мәгълүмат моделе өчен белешмәләр составыннан түбәндәге әйберләрне төшереп калдырырга тәкъдим ителә:

  • КТО төзелеш, үзгәртеп кору, капиталь ремонтлау этапларында өчүлчәмле модель рәвешендә башкарылган башкарма документларның график өлеше;
  • КТО сүтелүе барышы этабында өчүлчәмле модель рәвешендә башкарылган капиталь төзелеш объектын сүтү буенча эшләрне оештыру проектының график өлеше.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International