ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт экспертизасы уку үзәгендә төзелеш һәм экспертиза өлкәсендә 50 еллык тәҗрибәсе булган экспертиза идарәсе башлыгы урынбасары Тамара Сальникова җитәкчелегендә мастер-класс узды.

ТР Дәүләт экспертизасы Пермьдә Серебристая урамы, 7 адресы буенча урнашкан күпфункцияле торак комплексы өчен дәүләтнеке булмаган экспертизаның уңай бәяләмәсен бирде.


12
март, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы инновацион төзелеш чишелешләрен гамәлгә кертү буенча лидерларның топ-9 регионына кереп, илнең башка регионнары өчен үрнәк булып, төзелеш тармагында ышанычлы рәвештә алдынгы урыннарны били. 

05.03.2025 Россия Төзелеш министрлыгы смета нормативларының федераль реестрына кертелгән төзелеш бәяләренең эреләштерелгән нормативларын бастырып чыгарды. 


11
март, 2025 ел
сишәмбе

Сер түгел, зуммерлар буыны фриланс, китереп бирү, контентның кыска һәм мавыктыргыч формаларынына өстенлек бирә. Ягъни тирәнрәк уйларга һәм күп эшләргә кирәк блмаган әйберләрне беренчелеккә чыгара. Шуңа күрә кадрлар җитмәү тормышның барлык өлкәләрендә дә кискен тора, һәм төзелеш экспертизасы - искәрмә түгел. Тармак норматив актларны тирәнтен аңларга, проектларны анализларга һәм төзелеш объектларының куркынычсызлыгы өчен җавап бирергә сәләтле белгечләр кытлыгы белән очраша. 


10
март, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 6 мартында ТР Дәүләт экспертизасы һәм Свердловск өлкәсе Дәүләт экспертизасы вәкилләренең эшлекле киңәшмәсе булды. Очрашу барышында белгечләр тәҗрибә уртаклашты, эксперт эшчәнлеге һәм бәяләр билгеләү өлкәсендә нәтиҗәле тәҗрибәләр турында фикер алышты.

Смета бәясен тикшергәндә һәм подрядчыларның эшләрен кабул иткәндә дәүләт заказчылары еш кына төзелештә бәя куюның федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ЦС ФГИС) булмаган ресурсларны ничек бәяләргә дигән проблема белән очраша. Бәя кую белән идарә итү үзәге функцияләрен башкаручы ТР Дәүләт экспертизасы бу мәсьәләне хәл итүнең өч ысулын тәкъдим итә.


7
март, 2025 ел
җомга

ТР Дәүләт экспертизасы хатын-кызларын нейрочелтәр язгы бакчаларда күрде - матур, романтик образда, чолгап алынган чәчәкләр һәм җиңелчә кояш яктысында. Бу хатын-кызлар төзелеш тармагының киләчәген сурәтләп кенә калмыйча, бу дөньяны үзләренең ихласлыгы һәм күңел җылысы белән бизи.


6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 ел башыннан ТР Дәүләт экспертизасы экспертиза уздыруга 650 гә якын гаризаны уңышлы эшкәртте, бу күләмле республика программаларын гамәлгә ашыруга мөһим бер адым булды. 

Проект документациясен үзгәртүгә бәйле төзелешнең смета бәясен кабат тикшергәндә, базис-индекслы методка корылган исәп-хисапны ресурс-индекслыга үзгәртергә ярамый. ТР Дәүләт экспертизасыныд төзелештә бәя кую идарәсе башлыгы Татьяна Антонова мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International